Татар халык авыз иҗаты (6+)

15 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә бишенче сыйныфлылар өчен «Татар халык авыз иҗаты» дигән телдән журнал уздырды. Телдән журнал битләре буйлап сәяхәт иткәндә, балалар татар милли фольклорының төрле жанрлары турында белде. 
Чара барышында балалар бик теләп табышмакларны чиште, татар халык җырлары, такмаклар һәм караокеда җырлардан өзекләр башкарды, ә бишек җырларын тыңлап, үзләренең нәни чакларын искә төшерде. «Фольклор» битендәге «Мәкальне җый» командалы уенында балалар бик актив катнашты. «Әкиятләр» бите укучыларны «Өч кыз» татар халык әкияте мотивлары буенча төшерелгән мультфильм белән куандырды, «Уен» бите «Кем икәнен таны…», «Тимербай», «Чүлмәк сатышлы» кебек төрле татар халык уеннары белән таныштырды. 
Чара дәвамында катнашучылар белән ике телдә сүзлек эше уздырылды. Телдән журнал азагында: кеше халык фольклоры белән кызыксына икән, димәк ул үзенең тарихы белән кызыксына, дигән нәтиҗә ясадылар. 

Поделиться: